«Россиянең горур байрагы»: патриотлык сәгате (18+)

Россия байрагы көне – ул илебезнең барлык буын вәкилләре өчен бәйрәм, бөек дәүләтнең тарихына хөрмәт күрсәтү. Өч төстән торган әләм Россия дәүләтенең үсеше белән тыгыз бәйләнештә, ул хәрби җиңүләр һәм казанышлар символына әйләнгән. 

триколор
1
2

23 август көнне 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  «Россиянең горур байрагы» дигән патриотлык сәгате үткәрде. Китапханәче бәйрәмнең тарихы, мөһимлеге һәм Россия дәүләт символларының әһәмияте турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар Россия байрагы төсләренең мәгънәләрен искә төшерде. Чара барышында «Дәүләт байрагы көне» видеоязмасы күрсәтелде, Россия дәүләт символларын белү буенча «Үз уеның» викторинасы үткәрелде. Теләге булган һәркем «Вөҗданлык, гаделлек, кыюлык» дигән китап күргәзмәсе белән таныша алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: